Татарстанлылар «ТЯНИ, СУНДУК!» Бөтенроссия экологик акциясенә кушылды

2023 елның 25 июле, сишәмбе

«ТЯНИ, СУНДУК!» яңа гаилә сериясенә ярдәм итү өчен экологик акция Россиянең 22 шәһәрендә узды. 

Проект гади егет – Сандык турында сөйли, ул Антоновка авылын, төгәлрәге елга ярын, чүп-чардан чистартырга тели. Сериалның төп ролен башкаручы Денис Сундуков социаль челтәрләр аша тамашачыларга мөрәҗәгать итә һәм сулыкларга чыгып, өмә үткәрергә чакыра.

Чакыруга илнең 22 шәһәрендә, шул исәптән Әлмәттә дә, экоактивистлар, шулай ук блогерлар җавап бирә. «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте активистлары һәм «Добрый Альметьевск» иреклелекне үстерү үзәге» АКО волонтерлары, Экология департаменты белән берлектә, Зәй елгасының яр буе зонасын җыештыру буенча экологик акция үткәргәннәр.  Анда 6 команда катнашкан. 92 капчык чүп-чар җыелган.

«Мин «ТЯНИ, СУНДУК!» (16+) сериалы һәм без бүген үткәргән акция җәмгыятьнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне пычрату проблемасына җәлеп итәчәк, дип өметләнәм. Кешеләр яшәгән урыннары турында кайгырта башлаячак», – дип билгеләп үтте сериалның төп герое.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International