«Бәллүр компас» – Россиянең географиясе, экологиясе, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә илкүләм премия, үзенә бер төрле географик «Оскар». Ул Рус география җәмгыяте эгидасында Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән үткәрелә. Җиңүчеләрне Россиянең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклауга юнәлдерелгән уникаль проектлар авторлары арасыннан сайлыйлар. 10 ел эчендә абруйлы жюри 44 илдән 3 меңнән артык эшне һәм уникаль казанышларны бәяләде. Быел җиңүгә дөньяның 11 иленнән гаризалар дәгъва итә. Татарстан Республикасы 5 эш тәкъдим итте, алар арасында лачын-балабаннарны реинтродукцияләү буенча Экология министрлыгы проекты да бар.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанның Экология министрлыгы лачын-балобаннарны тергезү буенча уникаль проектны башлап җибәрде – бу сирәк очрый торган кошлар төре, ул Халыкара табигатьне саклау берлегенең, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы кызыл китапларына кертелгән. Кошларны республиканың Кама Тамагы районында урнаштырганнар.
Барыгызны да премия сайтында интернет-тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз, ул 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Сез ТР Экология министрлыгы проектын хуплый аласыз һәм премия сайтында үз тавышыгызны калдыра аласыз https://rus-compass.ru/projects/8168/