Иделнең яр буе һәм су саклау зонасында законсыз төзелеш эшләренә карата тикшерү үткәрелә

2023 елның 21 июле, җомга

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел бассейны су идарәсенең Татарстан Республикасы буенча су ресурслары бүлеге белән берлектә яр буенда законсыз төзелеш эшләре мәсьәләсе буенча Интернетта урнаштырылган мәклаләләр буенча Казан шәһәренең «Миллениум» күпере янындагы Куйбышев сусаклагычының су саклау зонасында һәм яр буе полосасында тикшерү үткәрелде.

Прокуратура тарафыннан, вәкаләтле органнар белгечләре белән берлектә, территориягә күчмә тикшерү үткәрелде. Хәзерге вакытта тикшерүләр дәвам итә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, нигезләр булганда, тулы прокурор чаралары күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International