Татарстанда Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы таләбе буенча предприятиеләр су биоресурсларына китерелгән зыянны каплый

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан балыкчылык һәм су биологик ресурсларын саклау өлкәсендәге законнар үтәлешен тикшерү оештырылды.

Прокуратура ике предприятиенең Куйбышев сусаклагычы акваториясендә балыкчылык өлкәсендә федераль башкарма хакимият органы белән килешмичә файдалы казылмалар чыгаруын ачыклаган.  

Су биологик ресурсларына китерелгән зыян 400 мең сумга якын тәшкил итә. Закон бозуны бетерү максатыннан юридик затларның җитәкчеләренә күрсәтмәләр җиткерелгән.

Прокурор йогынтысы актларын карау нәтиҗәләре буенча предприятиеләр су биологик ресурсларына китерелгән зыянны тулысынча каплаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International