Табигатьне бергәләп саклыйк! Экология министрлыгы хезмәткәрләре Лениногорскиның 2нче балалар бакчасында экологик дәрес үткәргәннәр

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск шәһәренең 2нче балалар бакчасында табигатькә сакчыл мөнәсәбәт турында экологик дәрес уздырганнар. Балаларга республикабызның чиксез урманнары һәм бу урманнарда яшәүче гаҗәеп җан ияләре турында сөйләгәннәр. Балалар урманда үз-үзләрен тотуның гади кагыйдәләренә өйрәтелгән:

- табигатьне пычратма, үз артыңнан чүп-чарны җыештыр;

- билгесез җиләкләрне һәм гөмбәләрне җыйма;

- ботакларны сындырма һәм агач кайрысын кубарма;

- үсемлекләрне өзмәгез;

- учаклар якмагыз.

«Мондый дәресләрнең төп максаты – экологик белемнәрне формалаштыру һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Экологик дәресләр ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында белгәннәр. Минемчә, тирә-юньдәге дөньяга мәхәббәтне балачактан ук тәрбияләргә кирәк. Хәзер балалар кагыйдәләрне белә, һәм мин аларның табигатькә игътибарлырак булачагына ышанам», - ди ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторы Ләйсән Габделәхәтова.

Экологик очрашу истәлегенә Экология министрлыгы хезмәткәрләре балаларга «Татарстан Республикасында табигатьне саклау нәтиҗәләре турында» дигән китап бүләк иткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International