Экология министры Алтайда халыкара форумда Татарстанның ак барс проектын тәкъдим итте

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Горно-Алтайскта (Алтай Республикасы) «Эко Алтай. Табигать җебе» халыкара форумы кысаларында «Ак барсны саклау буенча уртак халыкара табигатьне саклау проектларын гамәлгә ашыру» темасына күчмә сессия узды. Татарстан Республикасының экология министры Александр Шадриков Россия Федерациясе территориясендә ак барс популяциясен саклауга һәм торгызуга юнәлдерелгән, фәнни берләшмә белән берлектә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия Табигать министрлыгы ярдәме белән, Татарстан инициативасы нигезендә «Ак барс» мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәген булдыру проекты «Экология» илкүләм проектының «Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү» федераль проектына кертелгән. 

Проектны, фәнни берләшмә белән берлектә, шул исәптән профессор, Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, А.Н. Северцов исемендәге Россия Фәннәр Академиясенең Экология һәм эволюция проблемалары институты директоры Сергей Валериевич Найденко катнашында үзәкне оештыру концепциясе эшләнгән. Татарстанның фәнни-тикшеренү базасы мөмкинлекләрен исәпкә алып, Фәнни тикшеренүләр программасы әзерләнгән. Шулай ук Татарстан инициативасын дәвам итеп, Алтай Республикасы белән берлектә, климат үзенчәлекләрен исәпкә алып, бу тау кыры территориясендә  «Ак барс» биологик төрлелекне саклау үзәген булдыру да тәкъдим ителде. Объектларны урнаштыру өчен Алтай Республикасының Маймы районында «Карым» ҖЧҖ чикләрендә җир участогы сайлап алынган.  Аның мәйданы 9 мең гектардан артык тәшкил итә.

«Бу проект баштан ук А.Н. Северцов исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институты белгечләренең фәнни ярдәме белән бара. Үзәк объектларының составы, аларны урнаштыру урыны, тутыру һәм функционал фәнни белгечләрнең эксперт бәяләвеннән соң гына раслана. Үзәк концепциясе хайваннарны тоту, үрчетү һәм өйрәнү секторының фәнни-тикшеренү өлешен һәм вольер комплексын күздә тота. Хәзерге вакытта үзәк объектларын төзү һәм якындагы территорияне төзекләндерү эшләре төгәлләнә», – дип сөйләде үз чыгышында экология министры.

Фәнни-тикшеренү эшенә Татарстанның югары матди-техник базага һәм компетентлылыкка ия булган фәнни учреждениеләре җәлеп ителгән.

Казан (Идел буе) федераль университеты Россия фәннәр академиясенең А.Н. Северцов исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институты һәм Горно-Алтайск дәүләт университеты коллегалары белән хезмәттәшлек итә башлаган инде.

Казан федераль университеты базасында хәзерге вакытта зур тикшеренүләр комплексы үткәрү өчен куәтле заманча лаборатория һәм фәнни база булдырылган.

Экология министры ассызыклаганча, хайваннарның сирәк төрләрен саклау, өйрәнү буенча бурычлар Татарстан һәм Алтай белгечләрен генә түгел, ә башка илләрнең белгечләрен дә берләштергән, чөнки ирбис популяциясен саклау һәм торгызу мәсьәләләре бөтен дөнья өчен иң мөһимнәрдән санала.

Исегезгә төшерәбез, «Ак барс» үзәге Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча төзелә, ул күп тапкырлар юкка чыгуга дучар булган хайван төрләрен саклап калуның мөһимлеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International