Казан шәһәренең 11 нче профильле лицееның беренче сыйныф укучылары бер футболканы алу өчен, эшкәртүгә күпме пластик шешә тапшырырга кирәклеген белде

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанның Совет районындагы 11 нче номерлы лицейның беренче сыйныф укучылары белән танышты һәм нәниләргә чүп-чарны сортларга аерырга кирәклеген, фракцияләрнең нәрсә булуы турында сөйләде. Үрнәкләр белән калдыклардан ничек файдалы әйберләр алуларын аңлаттылар. Мәсәлән, бер футболканы ясау өчен – 5 пластик шешә, велосипед ясау өчен 670 алюминий банканы эшкәртергә мөмкин, ә 60 кг макулатура бер агачның гомерен саклап кала ала.

Шулай ук укучыларга табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеген дә искә төшерделәр. Дәрес ахырында ТР Экология министрлыгы инспекторлары укучыларга «Школа экологии: Красная книга» китапларын таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International