Бөтен Россия тиздән зирәклек, игелек һәм хөрмәт көнен билгеләп үтәчәк. 1 октябрь – «Алтын яшь»тәгеләр көне, өлкәннәр көне

2023 елның 30 сентябре, шимбә

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Экология министрлыгы тармак ветераннарын котлады. Традиция буенча бу көннәрдә, бу юлы Идел-Кама биосфера тыюлыгына экскурсия оештырдылар. 1921 елда ук нигез салынган Раифа дендрариясендә үсемлекләр коллекциясе бүген 530 төрдән артык санала. Тыюлык хезмәткәрләре иң уникаль агачлар турында сөйләде. Экология министры Александр Шадриков исеменнән ветераннарны министр урынбасары Ольга Манидичева котлады: «1 октябрьдә без «алтын яшь»тәгеләр бәйрәмен билгеләп үтәбез – яхшылык, хөрмәт һәм игътибар көне ул! Татарстаныбыз иминлегенә бәяләп бетергесез өлеш керткәнегез, еллар узса да җуелмаган актив тормыш позициягез өчен рәхмәт белдерәм. Чын күңелдән сезгә ныкоы сәламәтлек, шатлык һәм күңел җылысы телим», – диде ул.

Экология тармагы ветераннарын бүген территориаль идарәләр дә котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International