Экологлар Менделеевск районында законсыз ком чыгаруны чикләде

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Түбән Кама сусаклагычы акваториясен мониторинглау барышында Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан елга комы чыгаручы плавкран ачыкланды. Ачыкланганча, плавкран гомумтаралган файдалы казылмалар чыгаруны җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына лицензиясез башкарган. Тикшерү-оператив гамәлләр үткәрү өчен урынга кичекмәстән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре чакырылды. Законсыз чыгарылган ком күләме 1,5 мең тоннадан артык. Экологлар исәпләп чыгарган һәм әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян күләме 320 мең сум күләмендә тәшкил итә. Моннан тыш, хокук бозучыга 1 млн.сумга кадәр штраф та яный. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары җинаять эше ачу турындагы мәсьәләне хәл итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International