«Чиста һава» операциясе барышында Татарстан экологлары тарафыннан 6,7 мең автомобиль тикшерелгән

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

«Чиста һава» операциясе бетеп килә.  Исегезгә төшерәбез, ул Татарстанда 1 июньдә старт алды һәм сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Операция башланганнан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән бергә, 6727 автотранспорт чарасын тикшергән – бу 5997 җиңел, 359 йөк машинасы һәм 371 автобус. 151 машинадан чыккан газда пычраткыч матдәләр буенча нормадан артып китү очраклары ачыкланган, бу барлык тикшерелгән автомобильләрнең 2,3 процентын тәшкил итә.

Бүген тикшерү М7 федераль трассасында «Малиновка» ЮХИДИ постында узды. Экологлар 18 машинаны тикшерде. Хокук бозулар ачыкланмады. Шундый ук операция бүген Баулыда да узды. Ык буе ТИ инспекторлары 40 машинаны тикшергән, шуларның 6сыннан чыккан газларда  артыклык очраклары ачыкланган.

Атмосфера һавасын саклау бүлеге җитәкчесе Никита Маслов сөйләвенчә, чыккан газларны контрольдә тоту бензин белән дә, дизель белән дә, шулай ук башка заманча ягулык белән дә эшли торган эчке яну двигательләре булган транспорт чараларына карата үткәрелә. Экологлар газ анализаторы ярдәмендә углекислый газ һәм углеводород күләмен тикшерәләр.

«Атмосфера һавасына зур химик пычрану автотранспорт чараларыннан килә. Эчке яну двигательләрендә 200 дән артык төрле агулы матдә барлыкка килә, алар эшкәртелгән газлар белән һавага чыга. Иң агулылары – углерод оксиды, углеводородлар, альдегидлар, күкерт һәм корым диоксиды», – дип билгеләп үтте Никита Маслов.

Территориаль идарәләр инспекторлары тарафыннан бензин двигателе белән 5515 автомобиль тикшерелгән, 110 транспорт чарасының төтен чыгару газларында пычратучы матдәләр буенча нормалардан артып китү очраклары ачыкланган. Дизель двигателе белән 851 автомобиль тикшерелгән, шуларның 39ында артыклык ачыкланган. 361 транспорт чарасы газ-моторлы двигательдә булган, инспекторлар 2 артыклыкны ачыклаган.

«Казанда гына да Үзәк территориаль идарә инспекторлары тарафыннан 2083 транспорт чарасы тикшерелде, шуларның 58еннән чыккан газларда пычраткыч матдәләр нормативларга туры килми иде», – ди Үзәк территориаль идарәнең 3 разрядлы өлкән белгече Сафия Сафонова.

«Җитешсезлекләре ачыкланган автотранспорт чаралары хуҗаларына техник карау станциясенә барырга, машинаны тикшертергә, шулай ук тикшерелгән һәм сыйфатлы АЗСлардан ягулык салырга киңәш итәбез», — дип өстәде ул.

Исегезгә төшерәбез, 1994 елдан башлап, операция нәтиҗәләре буенча, газларда пычраткыч матдәләр күләме арткан автотранспорт өлеше 10 тапкырга кимегән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International