Су һәм туфракның сыйфатын ничек тикшерәләр, һәм парамеций кем ул? Бу хакта экологлар Әлмәтнең «Жар-птица» балалар бакчасында сөйләгәннәр

2023 елның 29 сентябре, җомга

Бүген Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәнең экологик лабораториясе хезмәткәрләре кунакларны – 6 номерлы «Жар-птица» балалар бакчасы балаларын каршы алганнар. ТР Экология министрлыгы белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларга лаборатория хезмәткәрләренең ничек эшләвен һәм су, һава һәм туфракның сыйфат составын ничек билгеләвен күрсәткәннәр. Экскурсия кысаларында һәр сабый микроскоп белән мөстәкыйль эшләргә һәм парамецийларны (Paramecium) – төче сулы тирәлекләрдә яшәүче инфузорийлар токымын (бер күзәнәкле организмнарны) өйрәнергә мөмкинлек алганнар.

Экологик экскурсия вакытында балаларга Экология министрлыгының күчмә экологик лабораториясен дә күрсәткәннәр.  Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәнең экология күзәтчелеген тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Гөлназ Насртдинова кунакларга күчмә лабораториянең функцияләре турында сөйләгән, шулай ук балалар белән бергә атмосфера һавасы пробаларын да алганнар.

«Без балаларның игътибарын экология мәсьәләләренә җәлеп итәргә тырышабыз, чөнки безнең балалар бакчасы – экологик юнәлешле.  Без «Эко-школа/Зелёный флаг» халыкара программасында катнашабыз. Бездә тәрбияләнүче балалар әти-әниләре белән бергә батареялар җыю буенча акцияләрдә катнаша, бергәләп макулатура җыябыз һәм «Тәрәзә төбендәге бакча» төркемнәре арасында конкурслар уздырыла. Министрлыкның экология лабораториясен килеп күрүебезгә бик шатбыз. Күрүемчә, балалар зур тәэсирләр һәм күп кенә яңа белемнәр алдылар», – дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты 6 номерлы «Жар птица» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Венера Гыйльфанова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International