Лениногорск районында футбол кыры зурлыгындагы чүплек юк ителгән

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Лениногорск районын тикшергәндә Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Иске Шөгер авыл җирлегендә калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру урынын ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы 10208 кв.м тәшкил иткән.

Лениногорск районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү бирелгән.

Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International