«Бергәләп кенә без бу дөньяны яхшырак итәрбез!» Бу көздә «Экология – йөзләрдә» рубрикасында без сезгә ТР Экология министрлыгының яшь белгечләре турында сөйлибез. Танышыгыз, бүген безнең герой – Ләйсән Габделәхәтова.

2023 елның 29 сентябре, җомга

Ләйсән Габделәхәтова – Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең яшь инспекторы. Экология министрлыгына кыз берничә ай элек эшкә килгән, әмма инде үзен җаваплы инспектор буларак күрсәткән. Ул Лениногорск районы халкы белән аңлату эшләре алып бара, шунда ук мөрәҗәгатьләргә һәм шикаятьләргә җавап бирә. Берничә ай эчендә Ләйсән 45 кисәтү биргән һәм 8 дәгъва җибәргән. Яшь инспектор белеме буенча педагог, шуңа күрә аңа экологик белем бирү – аеруча якын. Ләйсән балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә еш кунак була. Инспектор һәр очракта балаларның игътибарын экология проблемаларына җәлеп итү өчен гадәти булмаган эко дәресләр уйлап таба.

«Беләсезме, минем бурычым – экология мәсьәләләренә мөмкин кадәр күбрәк игътибар җәлеп итү. Чөнки бары тик бергә, бер юнәлештә эшләп кенә, без табигатебезгә ярдәм итә һәм әйләнә-тирә дөньяны яхшырак итә алабыз. Бу бик зур эш, анда берүзең генә эшләп булмый. Һәр яңа фикердәш белән без үз көчебезне берничә тапкыр арттырабыз», – ди ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторы. Аңа яңа профессиональ өлкәдә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International