ТР Экология министрлыгының экологик белем бирү бүлеге белгечләре Казан шәһәренең 96 нчы гимназиясендә һәм 326 нчы балалар бакчасында экологик дәресләр үткәрде.
6-13 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләрдә пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артуы ачыкланмаган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Бөгелмә районында Бөгелмә елгасының яры буйлап рөхсәтсез калдыклар җыю турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар.
Казанның Идел буе районында яшәүчеләрдән Укытучылар урамында рөхсәтсез калдыклар җыю факты буенча килгән мәгълүмат буенча ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында табигать саклау законнарын бозу факты расланды. Инспекторлар тарафыннан чикләнмәгән дәүләт милке булган җирләрдә урнашкан контейнер мәйданчыгы территориясен чүпләү фактын билгеләгән.
Татарстанда Казансу елгасын чистарту эшләре тәмамланды. Алар ТР Экология министрлыгы инициативасы белән оештырылган «Казансу елгасының ирекле агымы» проекты кысаларында узды.
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин санкцияләнмәгән чүплекләрне вакытыннан алда бетерүгә һәм «Чиста ил» федераль проекты буенча җирләрне рекультивацияләүгә акчаларны яңадан бүлү турында боерык имзалады. Татарстан финанслау бүлеп бирелә торган төбәкләр рәтенә керде. Республикада 2023 елда ук Саба районының Шәмәрдән бистәсендә нефть продуктлары белән пычранган участокны рекультивацияләүгә керешәчәкләр.
ТР Экология министрлыгының Чирмешән районындагы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаган. Түбән Кармалы авыл җирлегендә хокук бозу очрагы ачыкланган.
Баулы районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Татар Кандызы авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар урнаштыруны ачыклаганнар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе эчке су юллары буенча пассажирлар йөртүне үстерү һәм торышы буенча Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне РФ транспорт министры Виталий Савельев үткәрде
Чаллы шәһәренең 130 нчы «Калейдоскоп» балалар бакчасында урта төркем балаларын нәни экологларга багышлау булды. Эколятлар – табигатьнең дуслары һәм аны саклаучылар, әйләнә-тирә мохитне яратучы, саклаучы балалар. Ел дәвамында балалар өмәләрдә катнашачак, батареялар, икенчел чимал һәм макулатура тапшырачаклар һәм ТР Экология министрлыгы конкурсларында катнашачаклар.