Россия Премьер-министры Михаил Мишустин санкцияләнмәгән чүплекләрне вакытыннан алда бетерүгә һәм «Чиста ил» федераль проекты буенча җирләрне рекультивацияләүгә акчаларны яңадан бүлү турында боерык имзалады. Татарстан финанслау бүлеп бирелә торган төбәкләр рәтенә керде. Республикада 2023 елда ук Саба районының Шәмәрдән бистәсендә нефть продуктлары белән пычранган участокны рекультивацияләүгә керешәчәкләр. Мондый тискәре мирас районга узган гасырның 90нчы елларында ук эшләгән предприятиедән эләгә.
Проект буенча, 4 746,3 м2 пычранган җирне торгызырга, 10 мең кубометр калдыкларны, шул исәптән нефтьле калдыкларны алырга кирәк. Рекультивация техник һәм биологик этапны да күздә тота.
Исегезгә төшерәбез, бу инде авылда рекультивацияләнгән икенче участок. 2020 елда беренче пычранган участок торгызылган, хәзер ул тулысынча рекультивацияләнгән һәм яшелләндерелгән.
Шәмәрдән авылындагы барлык табигать саклау чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 10 меңнән артык авыл халкы уңай үзгәрешләр сизәчәк.