6-13 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләрдә пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артуы ачыкланмаган.
Шулай ук халык үтенече буенча Казан шәһәренең төньяк зонасына чыгу һәм матдәләрнең киңрәк исемлеге буенча анализлау өчен кул насосы ярдәмендә пробалар алу да оештырылган. Бу тест нәтиҗәләре әле эштә.