Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары кисәтүе буенча 1800 кв.м мәйданлы чүплек юкка чыгарылган

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Чирмешән районындагы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаган. Түбән Кармалы авыл җирлегендә хокук бозу очрагы ачыкланган. Пычрану мәйданы – 1800 кв.м,  күләме – 120 куб.м.

Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты адресына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелгән. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территориясе тәртипкә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International