Экологлар кисәтүе буенча Баулы районында чүплек бетерелгән

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Баулы районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Татар Кандызы авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар урнаштыруны ачыклаганнар. Чүпләнгән территориянең мәйданы – 535 кв. м, чүплекнең күләме 60 куб. м тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне арендалаучыга табигатьне саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү бирелгән. Бүгенге көндә чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International