«Казансу елгасының ирекле агымы» проекты кысаларында 25 чүплек юкка чыгарылды, 1200 тонна агач җыелды

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда Казансу елгасын чистарту эшләре тәмамланды. Алар ТР Экология министрлыгы инициативасы белән оештырылган «Казансу елгасының ирекле агымы» проекты кысаларында узды. Проектның төп бурычы – елганы агач җимерекләреннән азат итү һәм чүпне чыгару, шулай ук елганың табигый агымына йогынты ясый торган биоген һәм техноген чыгышлы башка объектларны эзләү. Агач калдыкларын бетерү буенча чараларны ТРдагы Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге башкарды. «Ирекле агым» Экология министрлыгының Татарстан елгаларының экологик торышын яхшырту буенча пилот проектының дәвамы булды. Проект 2022 елдан Казансу елгасы мисалында гамәлгә ашырыла.

Елганы җимерекләрдән чистарту эше быел тәмамланды, әмма киләсе елда дәвам итәчәк. Рус география җәмгыяте командасы 25 км елга үткән, 25 чүплек урыны чистартылган (Дачное бистәсе, Яңа Мамонино, Ивановка һәм Чернышевка авыллары районында), 480 капчык чүп-чар җыелган, судан 1700 кубометр агач күтәрелгән, бу – 1200 тонна.

Иң зур чүплек Дачное бистәсе районында табылган, ул хәзерге су дәрәҗәсеннән өч метр биеклеккә җиткән булган. Эшләр монда ике атна дәвам иткән. Елга буйлап хәрәкәт иткәндә проектта катнашучылар көнкүреш чүп-чарларын җыеп чыгарганнар. Елга үзәннәрен агач калдыкларыннан чистарту үзәндә су хәрәкәтенең гидравлик шартларын яхшыртуга, шулай ук, кайбер очракларда болганчык зоналарны киметүгә китерәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгы тарафыннан су объектларын экологик тернәкләндерү буенча сынау фәнни-тикшеренү проекты гамәлгә ашырыла. Беренче этап кысаларында аның башкаручысы – Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге тарафыннан географик тикшеренүләр үткәрү буенча эшләр башкарыла, алар елгага диффуз агынтыларның тискәре йогынтысын расладылар. Казансуның су җыю мәйданын тикшерү нәтиҗәләре буенча тискәре йогынты объектлары теркәлгән (830 дан артык). Проектның икенче этабы – елганың экологик торышын анализлау, пычрану чыганакларын бәяләү буенча аналитик материаллар һәм су объектларына диффуз агымын киметү буенча тәкъдимнәр әзерләү. Проектның икенче этабы әйдәп баручы фәнни оешмалар катнашында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International