Экологлар кисәтүеннән соң Бөгелмә елгасы буендагы чүплек юкка чыгарылды

2023 елның 13 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Бөгелмә районында Бөгелмә елгасының яры буйлап рөхсәтсез калдыклар җыю турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында табигать саклау законнарын бозу факты расланды. Чүпләнгән кишәрлекнең мәйданы 150 кв. метр тәшкил итә.

Бөгелмә районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү җибәрелде. Хәзерге вакытта Бөгелмә елгасының яр буе буйлап чүплек юкка чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International