Рөстәм Миңнеханов: «Татарстанда Куйбышев сусаклагычының саегуы аркасында килеп чыккан социаль киеренкелек саклана»

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе эчке су юллары буенча пассажирлар йөртүне үстерү һәм торышы буенча Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне РФ транспорт министры Виталий Савельев үткәрде.

Киңәшмә кысаларында федераль дәрәҗәдә карарлар таләп итүче мәсьәләләр күтәрелде. Шул исәптән бу Идел-Кама судно йөрү операторын булдыру, даими һәм туристик маршрут челтәрен формалаштыру, судноларга ихтыяҗны һәм аларның хәрәкәт расписаниесен билгеләү мөмкинлеге буенча да. Шулай ук 2024-2026 елларга суднолар төзүне финанслау буенча «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ программасына үзгәрешләр кертү мөмкинлеге турында да фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Горький исемендәге Зеленодольск заводы агымдагы елда ук ике яңа судно төзү эшләрен башларга әзер.

«Су дәрәҗәсе түбән булу сәбәпле, судноларның Идел һәм Кама елгаларына якын торган биш торак пунктка баруы гамәлдән чыгарылды. Республика территориясендә Куйбышев сусаклагычының түбән сулылыгы «Бөек Идел юлы» төбәкара проектының төп бурычларын үтәмәү куркынычын тудыра», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов

Исегезгә төшерәбез, 6 октябрьдә Росводресурсы утырышында Александр Шадриков Куйбышев сусаклагычыннан су агызуны 3400 куб. м/с кадәр киметергә тәкъдим итте. Әмма Түбән Идел төбәкләренең (Әстерхан өлкәсе) су ихтыяҗларыннан чыгып, күпчелек тавыш белән, шул исәптән Росморречфлот тарафыннан да режимнар кабул ителде, алар нигезендә Жигулев гидроузелы аша су агызу 2023 елның 10 ноябренә кадәр 4400 куб. м/с күләмендә саклана.

Фаразланган исәпләүләр буенча чыгымнар 4400 куб.м/с. булганда Куйбышев сусаклагычының дәрәҗәсе агымдагы күрсәткечтән 38 см төшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International