Спас районында 2000 кв.м мәйданлы зур чүплек табылган

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Спас районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Болгар шәһәрендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы 2000 кв. м тәшкил итә, күләме – 480 куб.м.
Болгар шәһәре башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү җибәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International