Бу шимбәдә үк макулатураны театр билетына алыштыр! «БумБатл» акциясендә катнаш

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Бу шимбә көнне, 11 ноябрьдә, 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр «Мега Казан» сәүдә үзәге парковкасында макулатура җыю буенча  «БумБатл» Бөтенроссия акциясе узачак.

Театрга билет алу өчен җыю пунктына бер кешегә 16 килограммнан артык макулатура китерергә кирәк. Акциядә бары тик физик затлар гына катнаша.

Катнашучылар арасында Казан яшьләр театрына, Г.Тукай Татар филармониясенә, Салих Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ, Галиәсгар Камал исемендәге театрга һәм Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына билетлар уйнатылачак.

Акцияне оештыручылар – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.

Исегезгә төшерик, «БумБатл» – кәгазьне эшкәртүгә тапшырып, табигать турында кайгырту мөмкинлеге. Ләкин, теләсә кайсы батл кебек үк, ул шулай ук җыелган макулатура саны буенча ярышлар да булып тора, аларда команда яки шәхси зачетта беренчелек өчен көрәшергә мөмкин. Акция 10 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International