Эколог һөнәре: кайдан башларга һәм нәрсә мөһим? Экология министрлыгы инспекторлары шул хакта сөйләде

2023 елның 3 ноябре, җомга

Эколог һөнәре һәм бу эшнең үзенчәлекләре турында Бөгелмә педагогика көллиятенең 2 курс студентларына сөйләделәр. Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Марат Узаков балаларга инспекторларның нинди эш башкаруларын һәм нинди бурычларны хәл итүләрен аңлатты. Үз эшенең мисалында ул җир асты байлыкларыннан файдалану, атмосфера һавасын һәм су объектларын саклау өлкәсендә һәм калдыклар белән эш итү өлкәсендә нинди бозулар ачыклануын. күзәтчелекнең нәрсә икәнен аңлатты. Очрашу барышында студентлар үзләрен кызыксындырган темаларга, шул исәптән эшкә урнашу буенча да, сораулар бирделәр. 

«Киләчәк һөнәр ияләрен билгеләргә ярдәм итүче чараларны даими үткәреп киләбез. Профориентацион очрашулар – перспективалы кадрлар резервын формалаштыру өчен кирәкле, системалы эшнең бер өлеше», – дип сөйли Марат Узаков.

Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегендә экологлар эшчәнлеге турында күбрәк белә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International