Вакыт аз калды! Экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсына гариза бирергә өлгерегез

2023 елның 3 ноябре, җомга

Экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнашырга теләгән идеңме? Заявка тутырырга вакыт, чөнки материаллар соңгы атна кабул ителә. Без Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары эшен өч номинация буенча көтәбез:

- Табигый ресурсларны рациональ куллану (тискәре йогынтыны булдырмауга, табигый комплексларны һәм компонентларны торгызуга, сәнәгать һәм көнкүреш агынтыларын чистартуга юнәлдерелгән проектлар һ.б.);

- Табигатьне саклау технологияләрен эшләү (фәнни-тикшеренү проектлары);

- Экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә цифрлы чишелешләр һәм импортны алмаштыру.

Гаризалар кабул итү 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Материаллар электрон почтага кабул ителә: Eco.pros@tatar.ru.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат Министрлык сайтында «Конференцияләр, конкурслар, СЮ КОга ярдәм» бүлегендә яки сылтама буенча урнаштырылган: https://eco.tatarstan.ru/2023-7081829.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International