Бөгелмәдә экологлар кисәтүеннән соң чүплек бетерелгән

2023 елның 3 ноябре, җомга

Бөгелмә районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Бөгелмә шәһәренең «Автомобилист» бакча җәмгыяте территориясендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар.

Чүпләнгән территориянең гомуми мәйданы 200 кв.м тәшкил итә, күләме – 140 куб.м.

Бөгелмә районы Башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү бирелгән. Хәзерге вакытта чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International