Бу атнада Рафаэль Габдрахманов Батырлык ордены белән бүләкләнде. Татарстан табибы хәзер махсус хәрби операция уздыру зонасында эшли. Дәүләт бүләген ул сугышчыларыбызны сугыш кырыннан эвакуацияләгәне өчен алды. Бүләкләү турыдан-туры урман полосасындагы позициядә узды.
Ә Рафаэль полкның медпункт командиры гына түгел, ә безнең Татарстан сугышчылары белән элемтәдә торырга һәм аларга гуманитар ярдәм күрсәтергә ярдәм итүче дә. Безнең ведомство хезмәткәрләре бу искиткеч табибны бик яхшы беләләр, чөнки нәкъ менә аның аша без үз зонабызга посылкалар җибәрәбез. Хәзер гуманитар йөкле яңа машина әзерлибез һәм батыр хирург адресына яңгыраган барлык котлауларга кушылабыз! Сез – безнең герой! Горурланабыз, ышанабыз, көтәбез!