Зеленодольск мәктәбе «БумБатл» экочеленджының аралык нәтиҗәләрендә Россия лидерлары өчлегенә кергән

2023 елның 3 ноябре, җомга

Бүген мәгариф учреждениеләре арасында «БумБатл» масштаблы Бөтенроссия акциясенең аралык нәтиҗәләре билгеле булды. «Мәктәп» категориясендә Россиянең барлык төбәкләре арасында лидерлар өчлегенә Зеленодольск шәһәренең 4 нче мәктәбе кергән, ул 14 326 кг макулатура җыйган.

Бөтенроссия «БумБатл» акциясе башланганнан бирле макулатура җыюга 150 меңнән артык кеше кушылган, алар 800 тоннадан артык кәгазь чималын эшкәртүгә җибәргән.

Быел макулатура җыю буенча «БумБатл» акциясе дүртенче тапкыр үткәрелә.  

Исегезгә төшерәбез, акция 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шул ук вакытта оешмалардан һәм компанияләрдән гаризалар кабул итү 10 ноябрьдә тәмамлана. Проектта һәркем катнаша һәм табигатьне саклауга үз өлешен кертә ала.

Моның өчен бумбатл.рф сайтында теркәлергә, үзең яки оешма турында мәгълүмат кертергә, кәгазьне якындагы кабул итү пунктына тапшырып, хисапны шәхси кабинетка йөкләргә кирәк. Моннан тыш, акциягә ВК яки Одноклассникида  #бумбатл #экосистема #нацпроектэкология хештеглары белән креатив постлар конкурсында да теләктәшлек белдерергә була. 

Белешмә өчен: «БумБатл» акциясе Россия Табигать министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән финистрлыгы һәм Россия Спорт министрлыгы катнашында «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен үткәрелә. Акциянең партнерлары – Россия экологик операторы һәм Беренчеләр хәрәкәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International