ТР Экология министрлыгы АСКЗА ел башыннан Казанда 973 меңнән артык үлчәү үтәгән

2023 елның 3 ноябре, җомга

27 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Павлюхин урамында 75 нче йортта урнашкан АСКЗА-2 станциясендә җилнең көньяк һәм көньяк-көнбатыш юнәлешләрендә 1,63 ПДК максималь тапкырлыгы белән азот диоксиды буенча 20 һәм җилнең көньяк юнәлешендә 1,78 ПДК максималь тапкырлыгы белән азот оксиды буенча 3 тапкыр арту очраклары теркәлгән. Артыклыкның сәбәбе – пик вакытында автотранспорттан чыккан газлар белән бәйле.

Министрлыкның башка станцияләрендә пычратучы матдәләрнең ПДК артуы теркәлмәгән.

Шулай ук матдәләрнең киңрәк исемлеге буенча анализлау өчен кул насосы-проба алу җайланмасы ярдәмендә пробалар алу өчен урыннарга чыгулар оештырыла. 27 һәм 31 октябрьдә үткәрелгән анализлар нәтиҗәләре буенча артыклык очраклары теркәлмәгән. 2 ноябрьдә алынган пробаларга анализ нәтиҗәләре әле эштә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International