Александр Шадриков: «Мин ышанам, бергә без дөньяны чистарак, ә экологияне яхшырак итәчәкбез!» Бүген Татарстанда яшь натуралистлар слеты җиңүчеләрен бүләкләделәр

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Бүген «Байтик» сәламәтләндерү-мәгариф комплексында Татарстанның яшь натуралистларының алтынчы республика слетын ябу тантанасы узды. Слет лидерларын Татарстанның экология министры Александр Шадриков котлады һәм бүләкләде.

«Монда юннатлар гына түгел, ә экологиягә һәм бөтен әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карый белгән кешеләр җыелган. Экология бүген бу залда төрле буын вәкилләрен – яшьләрне һәм педагогларны, төрле оешмаларның активистларын берләштерә. Юннатлар хәрәкәтенең бай 105 еллык тарихы бар, һәм сез – аның катнашучылары», – дип билгеләп үтте Александр Шадриков үзенең сәламләү сүзендә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда юннатлар хәрәкәте 2018 елдан башлап торгызыла башлады, нәкъ шул вакытта Республика юннатларының беренче слеты узды. Быел бу инде – алтынчы слет. Ул республикада 5 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр узды һәм 20 районнан 250дән артык баланы җыйды. Ә Татарстанда хәзер инде 2 меңнән артык яшь натуралист бар.

Слетта җыелган иң активларны Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер сәламләде.

«Бүген без сезнең белән зур эш башладык, тормышыгызны дәвам итәчәк бик кызыклы юлны башладык. Сез ясаган кечкенә тикшеренүләр иртәгә зур тикшеренүләрегездә төп таш булачак. Мин сезнең алга таба нинди юл сайлавыгызны белмим, ләкин монда салынган бу нигезнең бик көчле һәм куәтле булачагын төгәл беләм. Бу сезнең тормышыгызны төзи алырлык иң ышанычлы нигез булачак», – диде Шиллер.

Өч көнлек белем бирү-күңел ачу программасы кысаларында балалар фәнни-тикшеренү проектларын яклап, мастер-классларга һәм семинарларга йөргәннәр, квестларда һәм уеннарда көч сынашканнар. Жюри 80нән артык проектны караган.

«Безнең барлык академиклар да – кичәге юннатлар. Мин горурланам, безнең республика яшьләргә зур өлеш кертә, иң яхшы инвестицияләр – яшь буынга», – диде экология министры, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырганда.  Слет кысаларында Александр Шадриков шулай ук Чиләбедә узган балалар экологик форумында җиңүчеләрне дә котлады. Балалар сулык ярларын чистарту буенча проект әзерләп, «Популяр су» номинациясендә җиңүче булганнар. Табигатьне саклау ведомствосы башлыгы ассызыклаганча, юннатлар өмәләрдә һәм экоакцияләрдә һәрвакыт актив катнаша, ә волонтерлар һәм безнең халык ярдәме белән Татарстан инде ике ел рәттән «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» акциясендә Россиянең башка субъектлары арасында лидер булып тора.

«Иң яхшы фәнни-тикшеренү эше» конкурсы нәтиҗәләре буенча беренче урынны Кукмара районы Лубян урта мәктәбе укучысы Яна Баранова алган. Мамадыш районыннан «Эколь» отряды юннатларның иң яхшы отряды дип танылган. Укытучылар өчен уздырылган «Тыюлык сукмаклары» конкурсында беренче урынны Казанның Идел буе районы 35 нче лицей каршындагы «Галактика» мәгариф үзәге педагогы Елена Князькина алган. Шулай ук «Туган як экологиясе», «Иң яхшы фәнни-тикшеренү эше», «Яшь натуралист көндәлеге» конкурсларында җиңүчеләр дә бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, юннатлар хәрәкәте хәзер бөтен Россия буенча ил Президенты ярдәме белән яңадан торгызыла. 2022 елда Владимир Путин «Экосистема. Тыюлыклар төбәге» Бөтенроссия яшьләр экологик форумында катнашучылар белән аралашу барышында яшь натуралистлар хәрәкәтен торгызу идеясен хуплады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International