Россия галимнәре «Үсемлекләр һәм гөмбәләр» Кызыл китабының яңартылган томын бастыруга әзерләнә башладылар. Басма 2024 ел ахырына кадәр чыгарылачак дип планлаштырыла.
ТР Экология министрлыгына «Кизү торучы бердәм диспетчерлык хезмәте» аша Зәй районында Әлмәт-Зәй автомобиль юлындагы авария аркасында сыеклык агызылуы турында хәбәр килде.
Бүген Татарстан шәһәрләрен үстерү институты махсус саклана торган «Зәңгәр күлләр» табигый территориясен үстерү концепциясен тәкъдир итте.
ТР Экология Министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе адресына Азнакай районында яшәүчеләрдән шикаять килде. Җирле халык Актүбә бистәсендәге җирле фермадан килүче сасы истән зарланган.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары шәһәр чикләрендә Совет урамында рөхсәтсез кар катламын тапканнар.
Барлык үсемлекләр һәм хайваннар юкка чыкса, кеше исән калырмы? Һәм кешелек планетада булган барлык тереклек ияләреннән башка яши аламы? Мондый сорауларны безнең инспекторларга Тәтеш шәһәренең «Колосок» балалар бакчасы балалары биргән.
Бүген Татарстанның Экология министрлыгында экология министры Александр Шадриков «ТАИФ-НК» АҖ генераль директоры Максим Новиков белән очрашты. ВКС режимындагы эшлекле очрашуга «Ростелеком» ГАҖ вәкилләре дә кушылды.
Министрлыкның Кама яны территориаль идарәсе экологлары сәнәгать зонасы территориясендә рөхсәтсез кар салу урынын ачыклаган.
Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә ел башыннан 228 мөрәҗәгать килгән. Аларның 32 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша. 67 хәбәр – «Халык контроле» системасы аша, 9 – «ПОС» кире элемтә платформасында һәм 120 хәбәр Министрлыкның элемтә каналлары аша килгән.
Рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Апас бистәсендәге биологик чистарту корылмалары янында законсыз рәвештә сыек көнкүреш калдыкларын туфракка агызган ике ассенизатор машинасына тап булганнар.