Лицензияле җир асты байлыкларыннан файдалану. Экология министрлыгы инспекторлары карьерларны тикшерә

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Санитар-экологик икеайлык тәмамлануга карамастан, территорияләрне мониторинглау дәвам итә. Шул исәптән бу гомуми таралган файдалы казылмалар чыгаруга лицензияле участоклар өчен дәүләт геологик күзәтчелеге. Инспекторлар җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның барлык таләпләрне үтәүләрен тикшерә. Мәсәлән, тау бүлеп бирү чикләреннән чыгып киткән очракта, рөхсәт гамәлдә булмаячак, ә кабат эшләгәндә вакытыннан алда туктатылачак.

Контроль-күзәтчелек чаралары кысаларында Зәй районында 2 лицензияле участок тикшерелде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Әхмәт һәм Бөгелде ятмалары территориясендәге участокларны тикшерделәр. Табигатьне саклау законнарын бозулар ачыкланмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International