Башкортстан Республикасы Арбитраж суды Татарстан Экология министрлыгы таләпләрен хуплады һәм «Стройконсалт» ҖЧҖне миллионлы зыянны капларга мәҗбүр итте

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

1,28 млн.сум – Ык елгасы акваториясендә файдалы казылмаларны законсыз чыгару нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян суммасы. ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары хокук бозучыга карата беренче кисәтүне 2022 елның июнендә биргәннәр. Су объектыннан файдалану хокукы һәм гомуми таралган файдалы казылмалар чыгаруга лицензиясе булмау сәбәпле, компания законсыз рәвештә 4 мең куб. м. ком чыгарган.

Эшне карау нәтиҗәләре буенча БР Арбитраж судында Экология министрлыгы белгечләренең дәгъва гаризасы канәгатьләндерелде. Зыян суммасы хокук бозучыдан тулы күләмдә түләтелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International