Әтнә районында «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Комыргуҗа авылының Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге мәктәбендә белем алучылар кошлар турында бик кызыклы белешмәләр туплаганнар.
30 гыйнварда 9:30 сәгатьтә «Федераль экологик оператора» вәкилләре I һәм II куркыныч класслы калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту федераль дәүләт мәгълүмат системасында (ФГИС ОПВК) эшләү буенча укыту вебинары үткәрәчәк.
Нурлат шәһәрен мониторинглау барышында Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Гыйматдинов урамында рөхсәтсез кар салу урыны ачыкланган.
Николай Иванович Борознов Экология министрлыгының чыганак башында тора, 1993 елдан 2001 елга кадәр ТР әйләнә-тирә мохитне һәм табигый ресурсларны саклау министры урынбасары – беренче баш дәүләт инспекторы була. Беренче экология министры Анатолий Иванович Щеповскихның фикердәше һәм зур ярдәмчесе була.
Бүген ВДНХда «Россия» күргәзмәсе кысаларында уза торган Экология көнендә Мәскәүгә Татарстаннан тулы бер десант китте – бу экология министры урынбасары Егор Тарнавский, экологик агарту бүлеге хезмәткәрләре, «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте активистлары, РГҖ төбәк бүлеге вәкилләре һәм «Татнефть» предприятиесе вәкилләре.
Азнакай шәһәрен мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе экологлары Лобачевский урамы, 3 адресы буенча рөхсәтсез кар ятуын ачыклаганнар.
19-26 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәренең һаваның пычрануын автомат рәвештә контрольдә тоту станцияләренең берсендә пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китүе теркәлгән.
Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советы утырышы булып узды.
26 гыйнварда Мәскәүдә ВДНХда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко катнашында Экология көне узачак. Көн дәвамында илнең иң яхшы эко-практикалары презентациясе узачак. Халыкара күргәзмәгә килүчеләрне бу көнне бай мәгариф һәм мәдәни программа көтә.
Бүген Росводресурсы тарафыннан Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча ведомствоара эш төркеменең быел беренче утырышы уздырылды. Утырышта Татарстанның экология министры Александр Шадриков катнашты.