Баулы кешесе табигатькә китерелгән зыян өчен 400 мең сум түләячәк

2024 елның 18 июне, сишәмбе

2023 елның декабрендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары файдалы казылмаларны легаль булмаган рәвештә чыгаруны теркәделәр. Законсыз гамәлләрдән килгән зыян 400 мең сумга бәяләнә. 

Хокук бозучыга карата экологлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны ирекле рәвештә каплау турында дәгъва җибәрәләр, әмма ул вакытында үтәлми. Бу вакыт узгач, Экология министрлыгы инспекторлары судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итә. ТР Баулы шәһәр суды экологларның таләпләрен тулысынча канәгатьләндерү турында карар чыгарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International