Үз проектыңны тормышка ашыру өчен 100 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеген кулдан ычкындырма

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Син беркайчан да грант конкурсында катнашмадыңмы? Синең актив яшьләр өчен эшләнгән проектың бармы? Алайса «Микрогрантлар» конкурсы махсус синең өчен булдырылган!

30 июньгә кадәр яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык Росмолодежь конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә. Грантлар: «Микрогрантлар». Бу проектлау юлын башлаучылар өчен бик яхшы мөмкинлек.

Россия Федерациясе территориясендә яшәүче 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге барлык теләүчеләр катнаша ала. Җиңүчеләр уникаль проектны гамәлгә ашыру өчен 5 меңнән 100 мең сумга кадәр матди ярдәм алачак.

Конкурска экологик белем бирү, яшьләр медиасы, остазлык, туристлык, волонтерлык һәм башкалар темасына 18 номинациядән берне сайлап алырга,  бердән артык гариза бирергә ярамый.

Грантта катнашу өчен гариза бирергә һәм барлык җентекле мәгълүматны рәсми сайтта алырга мөмкин: grants.myrosmol.ru

Конкурс яшьләрне иҗади эшчәнлеккә һәм социаль практикага җәлеп итүгә, шулай ук гражданлык активлыгын арттыруга, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм илнең үсеше мәнфәгатьләрендә яшьләрнең потенциалын ачуга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International