«Нияттән - ачылуга» фәнни-гамәли конференциясе Е.В.Ежов исемендәге 1 нче Арча мәктәбендә узды. Башлангыч сыйныфлардан 7 малай һәм кыз жюрины үз тикшеренүләре белән гаҗәпләндерде.
Азнакай шәһәре территориясен тикшерү барышында Ык буе территориаль идарәсе экологлары тарафыннан рөхсәтсез кар салу ачыкланган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү, дәүләт граждан хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу мәсьәләләре буенча семинар узды.
«ЭКА» төбәкара экологик оешмасы тарафыннан эшләнгән яңа проект Россиядә социаль инициативаларны һәм стартапларны, бигрәк тә экологик инициативаларны тизләтүгә юнәлдерелгән.
Татарстанның табигатьне саклау районара прокуратурасы соравы буенча экологлар район территориясендә санкцияләнмәгән кар чүплекләрен урнаштыруны карадылар.
Татарстанның 10 районы һәм шәһәреннән килгән укучылар «Мәктәп белеменнән- фәнни эзләнүгә» дигән XV юбилей фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Алабуга, Чирмешән, Әлмәт, Кукмара, Чистай һәм башка районнардан, шулай ук Чаллы шәһәреннән яшь тикшерүчеләр биология, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр.
Мамадыш районы территориясен күчмә тикшерү барышында Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан И.Мөбарәкҗанов урамы янында юлларны кышкы җыештырудан калган карны рөхсәтсез урнаштыру ачыкланды.
Казанның 58 нче балалар бакчасында «Экология станциясе» дигән экологик чара узды. Эко-сәяхәттә балаларны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре озатып йөрде.
Һәр көнне, 19 февральдән башлап, экологлар «Киләчәк уеннары» ярышлары узган территорияләрне, шулай ук делегацияләрнең үтү юлларына көчәйтелгән экологик мониторинг алып бардылар.
Ел саен Экология министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре ярышларында бик актив катнашалар. Спартакиада 9 спорт төре буенча уздырыла һәм узган ел анда республиканың 25 министрлыгы һәм ведомствосы командалары катнашты.