Казанда «Kazan Digital Week – 2024» халыкара форумы узачак

2024 елның 12 июле, җомга

9-11 сентябрьдә Татарстан башкаласында «Kazan Digital Week – 2024» халыкара форумы узачак. Барлык катнашучыларны төрле юнәлештәге 10 секция көтә, алар арасында: цифрлы индустрия 4.0, интеллектуаль транспорт системалары, мәдәнияттә цифрлы технологияләр, яңа заманның кибер куркынычсызлыгы һәм башкалар. Форумда шулай ук күргәзмә экспозициясе эшләячәк, анда һәркем заманча технологияләр дөньясына чума алачак.  

Катнашу өчен гаризалар 6 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Теркәлүне https://kazandigitalweek.com/ru/site сайтында узарга һәм форум турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин. 

Белешмә: «Kazan Digital Week – 2023» нәтиҗәләре буенча 107 программа чарасы үткәрелгщн, 48 илдән 24 меңнән артык кеше катнашкан. Халыкара форумның төп миссиясе – фәнни-техник мәгълүмат алмашуда ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International