Россиядә Гаилә елы кысаларында Экология министрлыгы хезмәткәрләре балалары белән «Кыргый ферма» экопаркына килделәр. Алар Кызыл китапка кертелгән таплы боланнар һәм алтай маралы белән таныштылар. Аларны фермада үстерәләр, аннары кызыл китаптагы хайваннар санын арттыру өчен кыргый табигатькә чыгаралар. Хәзер экопаркта 200ләп таплы болан, 100 марал һәм 80 куян бар.
Татарстанның Балык Бистәсе районында урын очраклы сайланмаган. 200 ел элек монда Европа боланнары яшәгән. 2015 елда Алтайдан 46 хайван китерелгән һәм уникаль экотуризм комплексы булдырырга карар ителгән. Хайваннарга җирлек ошый һәм алар элеккеге Степановка авылында төпләнгәннәр.
«Бу Татарстанның боланнарга уңайлы булган иң югары ноктасы. Алар урманда тыныч кына йөри һәм саф тау һавасын сулый ала. Алар биләмәсендә 60 гектар урын киртәләп алынган», – дип сөйләде экопарк экскурсоводлары.
Кыргый табигатькә боланнарның беренче чыгарылышы 2017 елда ТР Экология министрлыгы белән берлектә узды. Икенче чыгарылыш өч елдан соң – 2020 елда. 50 дән артык болан инде кыргый табигатьтә яши.
Экскурсиядән һәм хайваннарны ашатудан соң барысын да активлык көтә иде. Балалар җирле сабантуйда катнаштылар, капчык киеп сикерделәр һәм бадминтон уйнадылар. Өлкәннәр тизлеккә зур печән өемен әйләндерде һәм чишмәгә кадәр йөреп ярыштылар. Һәм барысы да, аерым алганда, җирле артистларның концертыннан ләззәтләнделәр.
Ахырда, матур пейзажлар фонында гаилә фотосессиясе оештырылды. Һәркем истәлекле сувенирлар, төсле фотолар һәм күңелле хатирәләр алып кайтып китте.