Хөрмәтле хезмәткәрләр, балыкчылык тармагы ветераннары һәм балык тотарга яратучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Балыкчы көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу көн – балыкчылык тармагына бөтен гомерләрен багышлаган кешеләргә хөрмәт һәм рәхмәт билгесе. Ул балыкчыларны гына түгел, ә балык запасларын өйрәнү, үрчетү, эшкәртү һәм саклау белән бәйле булган ил халкының шактый зур өлешен дә берләштерә. Балык тоту һәркем өчен дә шөгыль генә түгел, ул аерым чыдамлык һәм авырлыкларга каршы тору осталыгын таләп итә, шуңа күрә бу һөнәрдә ныклы, көчле рухлы кешеләр генә кала ала. Үз тәҗрибәләре һәм белемнәре белән һөнәри юлын әле генә башлаучылар белән уртаклашкан тармак ветераннарына аерым рәхмәт.
Барлык балыкчыларга һәм аларның гаиләләренә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Балыкчылык көннәрегез мул булсын, ачык һава торышы каршы алсын, ә җилләр юлдаш кына булсын!
Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.