Июньнән сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында «Игелекле эшләр эзләре буенча» экологик марафоны уза. Акция «Чиста мирас» II яшь экологлар олимпиадасын уздыруга багышланган.
1 гыйнвардан 5 июльгә кадәр атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясе 2,275 млн.үлчәү башкарган, шул исәптән Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның биш автомат станциясе 677 меңнән артык үлчәү башкарган.
Татарстанда меңнән артык автотранспорт чарасының экологик яктан чиста булуын тикшерделәр инде. Бу юлы рейдлар Чаллы һәм Әлмәт районында узды.
Казанда шәһәр һәм елга экологиясе буенча бер айлык практик дәресләр Казансуның үсеш стратегиясе кысаларында башланды. Катнашучыларның беренче танышуы кичә Черек күлдә булды. Ел саен үткәрелә торган «Шәһәр кешесе-галим» шәһәр лабораториясе эксперт-архитекторлар, экологлар, галимнәр һәм халык арасында белем алмашуга юнәлдерелгән. Проект 3 ел уза һәм «Экологик акция» номинациясендә I Бөтенроссия Парк премиясе финалисты булып тора.
Бүген Мәскәүдә Су ресурслары федераль агентлыгы оешуга 20 ел тулуга багышланган коллегиянең киңәйтелгән утырышы уза. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.
Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә «Рудниковское» җир асты байлыклары кишәрлегендә хокук бозу фактын ачыкладылар.
«Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Идел-Кама лачын-балобан популяциясен торгызу проекты дәвам итә.
2023 елның июнендә 10 данә нәни лачын-балобан республиканың Кама Тамагы районына китерелде, анда алар волонтерлар һәм галим-орнитологлар саклавында һәм опекасында була, ә соңрак кыргый табигатькә чыгарылдылар.
2024 елда проект дәвам итә. Проектның төп этаплары булып «Сапсан» питомнигыннан (Мәскәү өлкәсе) 10 чебине китерү, волонтерлар лагерен төзү, дистанцион күзәтү өчен хэкта видеоконтроль оештыру тора.
Бүген Чаллы шәһәренең 4 нче Балалар экология-биология үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар Кама елгасының яр буйларын чүп-чардан чистартты. Чара «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында узды.
Автомобиль шиннары, тәгәрмәчләр, шулай ук куллану үзлекләрен югалткан резин һәм пластик әйберләр. Болар барысы да кирәксезлеге аркасында туфракка ташланган.
Әгәр без булмасак, кем безнең җирне чистартыр? Чистай һәм Яңа Чишмә районнарындагы ике авыл халкы өмәләргә шундый лозунг белән чыктылар.