Министрлыкның лаборатория җитәкчесе Хәдичә Марат кызы Сафиуллина үзенең юбилеен билгеләп үтә. Ул – сайланган эшкә тугрылыкның чын үрнәге. Университетны тәмамлаганнан соң ук безнең героиня Үзәк махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясенә урнаша һәм менә 33 ел инде әйләнә-тирә мохитне тикшерү белән шөгыльләнә, аны яклауны тәэмин итәргә омтыла.
Хәдичә Марат кызы җитәкчелегендә Министрлык лабораториясе «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» республика конкурсында «Иң яхшы сынау лабораториясе» номинациясендә ике тапкыр җиңүче булды. 2017 елда республиканың әйләнә-тирә мохитен саклауга керткән зур өлеше өчен героинябыз «ТР Атказанган экологы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
«Ул үз эшенең профессионалы гына түгел, бик яхшы җитәкче дә», - диләр коллективта Хәдичә Марат кызы турында. Аны, барыннан да элек, зирәк остаз һәм ачык, ярдәмчел кеше буларак бәялиләр.
«Минем өчен экология – ул минем яраткан эшем генә түгел, экология – ул минем тормыш рәвешем. Дөньяны яхшы якка үзгәртергә теләсәң, үзеңнән башларга кирәк», - дип яңгырый безнең Атказанган экологның төп кредосы. Хәер, экологияне үз тормышының эше итеп безнең героиня гына түгел. Аның ире дә сайлаган. Алар инде 28 ел бергә, шулай ук һөнәре буенча эколог. Эштән буш вакытларын алар табигатьтә үткәрәләр: җәен – велосипедта, кышын – чаңгыда. Тагын бер мавыгу – Россиянең тарихи урыннары буйлап сәяхәт һәм, әлбәттә инде, китаплар.
Хәдичә Маратовна, Министрлыкның зур коллективы Сезне юбилей датагыз белән котлый һәм яңа уңышлар тели! Ныклы сәламәтлек, үсеш, тынычлык һәм чиксез бәхет! Ирешелгән уңышлар яңа казанышларның ышанычлы нигезе булсын!