Экология министрлыгына Түбән Кама районының «Строитель» бакчачылык ширкәтендә законсыз җир эшләре, туфракның уңдырышлы катламын бетерү һәм күчерү турында халык мөрәҗәгате килде. Кама аръягы идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар.
Территорияне карау барышында яр буйларыннан туфракның алынуы һәм су объекты төбенең законсыз тирәнәюе ачыкланды. Алынган грунт шушында ук яр буенда тупланган. Алынган уңдырышлы катламның мәйданы - 381 кв.м. Тикшерү вакытында эш алып барылмаган, ләкин экскаватор эзләре күренә. Хокук бозучы ачыкланганнан соң, аңа законсыз эшләр нәтиҗәсендә туфракка китерелгән зыян турында таләп белдереләчәк.