Канатлы дуслар турында кайгырту: Татарстан мәктәп укучылары кошлар өчен җимлекләр ясадылар

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

Чистайның 5нче мәктәбендә балалар песнәкләр һәм кышлаучы башка кошлар турында кайгыртырга булганнар. Оя ясау өчен һәркем: катыргы тартмалардан алып шешәләргә кадәр - кулдан килгән төрле материалларны кулланган.

«Җимлекләр ясау һәм аларны мәктәп янына элү бик кызык булды! Хәзер кошчыкларның үз «ашханәсе» булачак», – дип уртаклаша балалар. 

Спас районының Никольское авылы балалары да игелекле эш башкарганнар. Алар җимлекләрне бизәкләп, эченэ җимлек салганнар һәм кошларның тәм-том алырга килүләрен көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International