Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә Бөгелмә шәһәрендә калдыкларны туфракка ташлау турында мөрәҗәгать килде. Төзелеш чүп-чарлары монда ишегалдында ремонт эшләреннән соң барлыкка килгән булып чыкты.
Табигатьтән рациональ файдалану фондына Татарстан оешмаларыннан республикада программа башланганнан бирле электрониканы бушлай утильләштерүгә 1773 гариза кергән. Бюджет оешмаларыннан теркәлүләр саны буенча Татарстан Республикасы федераль программада катнашучы төбәкләр арасында алдынгы урынны алып тора.
«Алгарышлы үсеш стратегиясе» Евразия интеграция форумы кысаларында иртәгә Мәскәүдә «Экологик машина төзелеше» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Экологик һәм социаль юнәлештәге 30дан артык мастер-класс, спорт ярышлары һәм турнирлары, гомуми лагерь «Бөркет түгәрәге» һәм «Яшел дөнья» премиясе. «Дуслык» мәгариф-савыктыру үзәгендә «Яшь эколог» республика профильле сменасы узды. Ә инде бүген монда тантаналы рәвештә йомгак ясадылар.
Элегрәк ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре тарафыннан күчмә тикшерү барышында Азнакай шәһәрендә һәм Актүбә ш.т.п. «Мечта» бакчачылык ширкәтенә янәшәдәге территориядә калдыкларны җыю фактлары теркәлгән иде.
Республика иҗтимагый экологик кабул итү системасына ел башыннан төрле элемтә каналлары аша 4648 мөрәҗәгать килде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре иң кечкенәләр өчен практик дәресләр циклын дәвам итә. Бу юлы Буадагы экологик лабораториягә «Сказка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде.
«Россия минем тарихым» тарихи парклары – Россиядә иң масштаблы экспозиция комплексы.
992 автотранспорт чарасын Экология министрлыгы инспекторлары Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоиспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә 1 июньдә старт алган һәм 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк «Чиста һава» операциясе кысаларында тикшерделәр.
4 июльдән 3 августка кадәр Казанда ел саен үткәрелә торган «Шәһәр кешесе - галим» шәһәр лабораториясе узачак. Бу шәһәр һәм елга экологиясе турында белем бирү дәресләре сериясе. Практик дәресләр бер ай дәвам итәчәк һәм аларның төп максаты - экологлар, галимнәр һәм халык арасында белем алмашу.