1312 автотранспорт чарасын Экология министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоиспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе инспекторлары белән бергә тикшерделәр.
«ДжуниорЛайф» кино сәнгате мәктәбе Мәдәни инициативалар Президент фонды һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән экология темасына багышланган кыска метражлы фильмнар сериясен булдырды.
Азнакай районын күчмә тикшерү барышындаЫк яны идарәсе инспекторлары рөхсәтсез көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын җыю урыннарын ачыкладылар.
Сарман районы Ләшәү Тамак мәктәбенең «Эко-Мәрхәмәт» лагеренда тәрбияләнүчеләр тәгәрмәчле лаборатория белән таныштылар. Алар өчен экологик дәресне ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре үткәрде.
Алексеевск районы территориясен мониторинглау барышында рөхсәтсез чүплек ачыкланды.
Узган атнада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсенә Чаллы шәһәренә атмосфера һавасының сыйфатына кагылышлы берничә мөрәҗәгать килде. Комсомол районының ГЭС, ЗЯБ, Сидоровка поселокларында яшәүчеләр начар исләргә зарлана.
Бүгенге көндә ведомство белгечләре тарафыннан гражданнарның 4824 мөрәҗәгате каралган. Бу «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында – 2088 хәбәр һәм «Халык контроле» системасы буенча килгән 816 хәбәр. 126 мөрәҗәгать «ПОС» кире элемтә платформасында һәм 1794 Министрлыкның интернет-кабул итү системасы аша теркәлгән.
Гаилә – ул кыйммәтләрне һәм традицияләрне саклау урыны. Бүген бөтен ил буенча һәрберебезгә кагылышлы бәйрәм билгеләп үтелә. Гаилә елында һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә без берничә номинация билгеләдек һәм гаиләләребезне бер-берсенә тугры һәм бирелгән булулары өчен бүләкләдек.
Экология министрлыгы адресына Туйма елгасының пычрануы турында мөрәҗәгать килде. Кама яны идарәсе инспекторлары мөрәҗәгать итү урыны буенча чыктылар, территорияне тикшерделәр һәм су пробаларын алдылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча: аммоний ионнары буенча – 1,42 тапкыр, фосфат-ионнар буенча – 6,9 тапкыр, сульфат-ионнар буенча – 7,5 тапкыр, тимер буенча – 3,5 тапкыр һәм марганец буенча 19,4 тапкыр артыклык ачыкланды.
Шушы көннәрдә Татарстанның күп кенә югары уку йортларында һәм урта махсус уку йортларында диплом тапшыру тантаналары уза. Бу атнада Казанның В.П.Лушников исемендәге нефть химиясе көллияте һәм Казан аграр университеты студентларын олы тормыш юлына озаттылар.