Яңа Чишмә районын мониторинглау барышында Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары Көнкүреш калдыкларын рөхсәтсез җыюны ачыкладылар. Чүплекнең мәйданы 70 кв.м тәшкил итә.
Яңа Чишмә районы Башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде.