Калдыкларны утильләштерү буенча яңа таләпләр турында беренчеләрдән булып белегез!

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

3 декабрьдә 10:00 сәгатьтә «Кодекс» консультация үзәге «Җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгы: 2025 елда калдыкларны утильләштерү буенча яңа таләпләр» темасына Бөтенроссия гамәли вебинарын онлайн-трансляцияләүне оештыра. 

Вебинар экологлар, юристлар, икътисадчылар һәм экология оешмалары вәкилләре өчен аеруча файдалы булачак. Трансляциядә барлык актуаль мәгълүматны белеп кенә калмыйча, яңа кагыйдәләрне куллану буенча киңәшләр дә алырга мөмкин булачак.

Анда Росприроднадзор экспертлары, яңа законнар эшләүчеләр һәм сәнәгать экологиясе өлкәсендә әйдәп баручы юрист-практиклар катнашачак.

Рәсми сайтта теркәлү узарга һәм сылтама буенча  гаризаны бирергә мөмкин: http://web-kodeks.ru/rop

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International