Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнар үтәлешен тикшерде. Тикшерү чаралары барышында Казанның 14 предприятиесе, «Федераль экология операторы» федераль дәүләт унитар предприятиесенә үз калдыклары турында мәгълүмат бирмичә, закон таләпләрен бозганлыгы ачыкланган.
Әлеге мәгълүматлар I һәм II класслы хәвефлелектәге калдыкларны исәпкә алу һәм аларның әйләнешен контрольдә тоту федераль дәүләт мәгълүмат системасына кертү өчен кирәк. Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 1 мартыннан цифрлы платформа базасында эшләү мәҗбүри.
Предприятие җитәкчеләренә күрсәтмәләр кертелде – прокуратура контролендә ачыкланган хокук бозуларны бетерү.