Калдыклардан да табыш алырга була – Азнакай шәһәренең «Солнышко» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән үткәрелгән экологик дәреснең төп фикере әнә шулай яңгырый. Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әңгәмәне икенчел эшкәртү көненә багышладылар.
Дәрестә балалар калдыкларны аеруның мөһимлеген белделәр. Экологлар нәниләргә шәһәрдә пластик, кәгазь, металл һәм батарея өчен махсус контейнерлар урнаштырылуын аңлаттылар. Бу материаллар эшкәртелгәннән соң файдалы предметларга әверелә.
«Дөрес итеп утильләштерсәң, һәр әйбер икенче тормышка ирешә алачагын аңлау бик мөһим», — дип ассызыклады Ык буе территориаль идарәсе белгече Эльза Вәлиева.
Чара экологик эшләнмәләр булдыру белән тәмамланды. Балалар пластик капкачлар, резин һәм бер тапкыр кулланыла торган чәнечкеләр кулланып, урманда яшәүче пошины ясадылар. Бу иҗади эш кирәкмәгән материалдан ниндидер яңа һәм матур әйбер булдырып булуын ачык күрсәтте.
Мондый инициативалар үсеп килүче буында табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә, шулай ук ресурсларны җаваплы куллану күнекмәләрен тәрбияли.